news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда тәүлек эчендә тагын 103 кеше коронавирус йоктырган

Соңгы тәүлектә Татарстанда коронавирус инфекциясен йоктыруның 103 очрагын ачыклаганнар. Стопкоронавирус.рф порталы мәгълүматлары шуны күрсәтә.

9 авыручыны хастаханә шартларында дәвалау кирәк булган. 107 кеше сәламәтләнгән.

Пандемия башланганнан бирле республикада ковид белән авыруның 189 мең 124 очрагы ачыкланган. Тулы вакцинацияне 2 миллион 482 мең 548 кеше узган.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100