news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда тәүлек эчендә ковидтан дүрт үлем очрагы теркәлгән

Узган тәүлектә Татарстанда коронавирус белән зарарлануның 247 яңа очрагы расланган. Covid-19 аркасында тагын дүрт үлем очрагы теркәлгән. 

Ковидтан 1932 һәм 1930 елларда туган ике ир-ат һәм 1922 һәм 1931 елларда туган ике хатын-кыз үлгән.

Коронавируска каршы көрәш буенча республика оператив штабы мәгълүматларына караганда, 247 авыру арасыннан 12 пациентны хастаханәгә салганнар. 

Ковидлы иң күп кеше Казанда (63), Чаллыда (34) һәм Яшел Үзән районында (17) теркәлгән.

Татарстанда пандемия башланганнан бирле 141 617 Covid-19 очрагы теркәлгән. Бу чорда 135 483 кеше сәламәтләнгән. 

Узган тәүлек эчендә 54 кеше савыккан.

news_right_1
news_right_2
news_bot