news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда тәүлек эчендә коронавирусның меңгә якын очрагы теркәлгән

Татарстанда узган тәүлектә Covid-19 коронавирусын йоктыруның 971 яңа очрагы ачыкланган, бер көн алдан исә 942 кеше авырганлыгы теркәлгән иде. Бу стопкоронавирус.рф порталы мәгълүматларыннан күренә.

Хастаханәләргә 100 пациент китерелгән. «Татар-информ» хәбәр иткәнчә, кичә хастаханәгә 106 авыру кергән иде.

2022 елның 14 сентябренә булган мәгълүматларга караганда, пандемия башланганнан бирле Татарстанда рәсми рәвештә 166 516 авыру очрагы теркәлгән. Республиканың 155 620 кешесе савыккан, шул исәптән 1038е соңгы тәүлектә (элек дәваланган 1236 авыру турында билгеле булган иде).

Шул ук вакытта төбәктә бер тәүлек эчендә коронавирустан үлүчеләр рәсми рәвештә теркәлмәгән. Шулай итеп, Татарстанда Сovid-19 вирусыннан вафат булганнарның гомуми саны 2003 ,соңгы тапкыр үлүчеләр турында мәгълүмат 6 сентябрьдә пәйда булган иде.

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов узган шимбәдә коронавирус белән авыручылар саны артуга игътибар итте. Ул республика халкына битлекләр киеп йөрергә, прививка ясатырга киңәш итте. Казанда метро станцияләре янында Сovid-19 инфекциясеннән вакцинация пунктлары эшли башлады.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100