news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда тәүлек эчендә 244 кеше коронавирус йоктырган

Узган тәүлектә Татарстанда коронавирусның 244 яңа очрагы теркәлгән.

Табиблар 55 кешене хастаханәгә салганнар, дип хәбәр иттеләр Республика оператив штабында.

Иң күп авыручылар - Казанда (109), Чаллыда – 24 һәм Яшел Үзән районында 19 очрак ачыкланган.

Тәүлек эчендә ковидтан биш кеше үлгән. Коронавирустан 1952 елгы ир-ат, 1935, 1953, 1932, 1943 елгы хатын-кызлар үлгән.

Пандемия башланганнан бирле барлыгы COVID-19дан үлү очрагы теркәлгән. Шул ук вакытта Татарстанда рәсми рәвештә расланган авыруларның гомуми саны 142 596 тәшкил итә, 136 470 кеше терелгән.

Татарстанда 2 516 867 коронавирустан кеше прививка ясаткан. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100