news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда тәүлек эчендә 228 кеше коронавирус йоктырган

Татарстанда коронавирус белән авыручылар саны кими бара. Соңгы тәүлектә республикада 228 кеше коронавирус йоктырган. Узган тәүлектә әлеге сан 230 иде. Бу хакта стопкоронавирус.рф порталы мәгълүматлары раслый. 

14 пациентны хастаханәгә салганнар. Шул ук вакытта 418 кеше сәламәтләнде. 

Пандемия башланганнан бирле Татарстан Республикасында коронавирусның 185 231 очрагы рәсми рәвештә теркәлгән. Тулы вакцинацияне 2 482 548 татарстанлы узды. 

 

news_right_1
news_right_2
news_bot