news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда узган тәүлек эчендә 200 кешедә Covid-19 ачыкланган

Татарстанда Covid-19 белән авыруның 200 яңа очрагы теркәлгән. Авырулар арасыннан 94 кешене хастаханәгә салганнар. Стопкоронавирус.рф сайтында шундый мәгълүматлар урнаштырылган.

2022 елның 6 маена булган мәгълүматлар буенча, республикада пандемия башланганнан бирле 145 861 авыру очрагы рәсми рәвештә расланган. Татарстанда яшәүче 139 961 кеше савыккан, узган тәүлектә 209 кеше сәламәтләнгән .

Төбәктә бер көн эчендә SARS-CoV-2 вирусы китереп чыгарган чирдән үлүнең бер генә очрагы да теркәлмәгән. Республикада коронавирустан вафат булган дип билгеләнгән кешеләрнең гомуми саны – 1986.

Шул ук вакытта, Росстат мәгълүматлары буенча, ковидтан үлүчеләрнең теркәлгән һәм теркәлми торган саны арасындагы аерма федерациянең күпчелек субъектларында күзәтелә.

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов хезмәт коллективларында, белем бирү учреждениеләрендә һәм транспортта эпидемиягә каршы таләпләрне катгый үтәүне тәэмин итәргә чакырды. Татарстан хакимиятләре битлек режимын гамәлдән чыгарырга җыенмый.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100