news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда таудан чана шуганнан соң, ире белән баласы хастаханәдә ята, әниләре үлгән

Таудан шуганда, чана астына зур таш эләккән. Гаиләдәгеләр барысы да нык имгәнгән һәм аларны хастаханәгә озатканнар.

Татарстанда таудан чана шуганнан соң, ире белән баласы хастаханәдә ята, әниләре үлгән
архив/Ильнар Тухбатов

(Казан, 11 февраль, “Татар-информ”). Буа районында гаилә таудан чана шуганда бәрелеп, нык имгәнгән. Бу турыда Тәтеш районы газетасы язган.

“Татар-информ”га билгеле булганча, фаҗига 2 февральдә Буа районының Черки-Бибкәй авылында килеп чыккан. Яшь гаилә Буадан авылга ял итәргә кайткан. Көндез алар таудан чана шуарга киткән.

Таудан шуганда, чана астына зур таш эләккән. Гаиләдәгеләр барысы да нык имгәнгән һәм хастаханәгә озатылган.

Җиде яшьлек кызны табиблар тикшергәннән соң, Казан хастаханәсенә озатканнар. Анда аңа операция ясаганнар. Ир-ат хирургия бүлегендә дәвалана.

Яшь хатын-кыз җитди җәрәхәтләр алган. Ул берничә көн реанимациядә яткан. Табиблар атнадан артык яшь ана гомере өчен көрәшкән. Туганнары социаль челтәрләрдә хәбәр итүенчә, аны коткарып кала алмаганнар. Кичә хатын үлгән. Ире белән җиде яшьлек кызы әле һаман хастаханәдә дәвалана.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100