news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда «Татарстан – уртак йортыбыз» этномәдәни фестиваленең зона этаплары башланды

Татарстанда «Татарстан – уртак йортыбыз» этномәдәни фестиваленең зона этаплары башланды
Фото: Татарстан Халыклар дуслыгы йорты

Татарстанда «Татарстан – уртак йортыбыз» республика этномәдәни фестиваленең зона этаплары башланды. Беренче зона турлары Нурлат һәм Арча шәһәрләрендә уздырылды. Бу хакта Татарстан Халыклар дуслыгы йорты хәбәр итте.

Фестивальне оештыручылар — ТР Мәдәният министрлыгы, Татарстан Халыклар дуслыгы йорты һәм Ассамблеясе.

Фестивальнең төп максаты — Татарстан Республикасы территориясендә яшәүче халыкларның бердәмлеген ныгыту, ТРның күпмилләтле мәдәниятен саклау, үстерү һәм популярлаштыру.

Номинацияләр:

  • Вокал;
  • Хореография;
  • Инструменталь музыка.

Гала-концерт 2026 елның 3 ноябрендә М.Җәлил исемендәге опера һәм балет театрында Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов катнашында узачак.

Чарада мәдәният һәм мәгариф учреждениеләре, иҗтимагый оешмалар, балалар сәнгать мәктәпләре, музыка мәктәпләре, көллиятләр, югары уку йортлары, иҗат үзәкләре һәм мәдәният йортларының иҗат коллективлары катнаша.

Чираттагы зона туры 8 октябрьдә Буада узачак.

news_right_1
news_right_2
news_bot