news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда татарча сөйли торган курчаклар ясарга ниятлиләр

"Сөйләшә торган курчаклар белән уйнау балаларга татар телен өйрәнүдә ярдәм булачак", - дигән Рөстәм Миңнеханов.

(Казан, 8 август, "Татар-информ"). Татарстанда милли киемле һәм татар телендә сөйли торган уенчыклар җитештерә башлаячаклар. Әлеге тәкъдимне Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов хуплаган. Бу турыда Татарстан Президенты матбугат хезмәте хәбәр итә.

  • Кичә Рөстәм Миңнеханов гражданнарны кабул итте. Чара РФ Президентының кабул итү бүлмәсендә республика муниципаль районнары белән видеоконференцэлемтә режимында узды.

Питрәч районының Богородское авылыннан Эльза Хөснетдинова Президенттан “Минем матурым” һәм “Мин – татар” курчакларын күпләп чыгаруда ярдәм сораган. “Мин намаз укучы мөселман һәм татарча сөйләшүче татар курчаклары ясыйм. Президенттан шул проектны хуплавын сорадым, проект аңа ошады, безгә ярдәм итәчәк”, - дигән ул “Татар-информ“га.

Рөстәм Миңнеханов әлеге проектны уңай бәяләгән. "Сөйләшә торган курчаклар белән уйнау балаларга татар телен өйрәнүдә ярдәм булачак", - дип әйткән ул.

ТР Президенты шулай ук әлеге проектка Казан халык сәнгать кәсепләре һөнәр лицее укучыларын җәлеп итәргә тәкъдим итте, диелгән Татарстан Президенты матбугат хезмәте хәбәрендә.

"Аларның бу һөнәргә өйрәнүе бик әһәмиятле. Аларга бу кызык булачак. Матди яктан ярдәм методларын карарга мөмкин", - дигән Рөстәм Миңнеханов.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100