news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда татарча хаталы язылган өч йөздән артык элмә такта табылган

Республикада агымдагы елның 1 сентябренә кадәр татар телендәге хаталы элмә такталар табучылар арасында бәйге бара.

Татарстанда татарча хаталы язылган өч йөздән артык элмә такта табылган
Владимир Васильев/архив

(Казан, 29 апрель, «Татар-информ», Гадел Әхмәтҗанов). Татарстанда 1 февральдән татар телендә хаталы элмә такталар табучылар арасында бәйге бара. Бүгенге көнгә өч йөздән артык шундый такта табылган.

«Статистиканы атна саен яңартып торабыз. Узган атна мәгълүматлары буенча, хаталы язмалар турында барлыгы 267 гариза килгән. Бу атна дәвамында якынча 50 гариза килде. Шул рәвешле, 1 февральдән алып, бүгенгәчә „Халык контроле“ системасында өч йөздән артык гариза теркәлгән», — диде Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты гомуми лингвистика бүлеге мөдире Бәхтияр Миңнуллин.

Аның сүзләренчә, якынча 110 элмә тактадагы хаталар төзәтелгән, 75 язманы төзәтү планлаштырылган. «Сиксәннән артык гариза әлегә эштә. Хаталы такталар табылган муниципалитетларда мәсьәләне ничек хәл итәргә икәнен уйлыйлар», — диде Бәхтияр Миңнуллин «Татар-информ» хәбәрчесенә.

Хаталар арасында төрлеләре бар. «Килгән хәбәрләрнең күбесе оешмаларның исеме, эш тәртибе язылган хаталы такталарга карый. Шулай ук авыл, урам исемнәре язылган юл күрсәткечләре дә еш килә. Күбесенчә лексик, орфографик, җөмлә төзелешенә караган хаталар очрый. Татар телендә генә булган хәрефләрне дөрес кулланмаган язмалар да килә», — диде ул.

Республикада татар телендәге хаталы элмә такталар табучылар арасында бәйге 2021 елның 1 февраленнән 1 сентябренә кадәр үткәрелә. Конкурсның модераторлары — «Халык контроле» һәм Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты.

Конкурста катнашу өчен ТР Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталында теркәлергә яки «Халык контроле» мобиль кушымтасыннан файдаланырга кирәк. Хәбәрне калдыру өчен «Исем һәм язулардагы хаталар» категориясен сайлау, фотоматериалны йөкләү, адресны күрсәтү, вакыйга исемен, тулырак мәгълүмат, басма кагыйдәләре белән ризалыкны раслау һәм персональ мәгълүматларны эшкәртүгә ризалык бирү сорала.

Конкурс татар телен саклау һәм таныту, халыкның игътибарын элмә һәм мәгълүмати такта, топографик тамга, юл күрсәткечләре һәм торак йортларның игълан такталарындагы хаталарга җәлеп итү максатында уздырыла. «Халык контроле» һәм модераторлар нәтиҗә чыгарып, ун җиңүчене сайлап алачак. Аларга диплом һәм кыйммәтле бүләкләр тапшырылачак. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100