Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстанда татарча стриминг платформасын булдырырга тәкъдим иттеләр
Заманча видео киңлектә эшләү бик кыен һәм ул «гаять зур компетенцияләр» таләп итә. Бу хакта «Татмедиа» Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы коллегиясенең йомгаклау утырышында Татарстан Журналистлар берлеге рәисе, «Яңа Гасыр» телерадиокомпаниясе генераль директоры Илшат Әминов чыгыш ясады.
Ул шулай ук татар стриминг платформасын булдыру кирәклеге турында да әйтте. Элегрәк бу хакта республикада сөйләшүләр алып барылган булган.
«Без татарча стриминг платформа булдырырга кирәк дигән сорау куярга телибез, чөнки видеоны куллану ысуллары бик тиз үзгәрә. Һәм ул заманга туры китереп, төрле контент тәкъдим итәргә тиеш. Netflix эчендә мондый платформа булдырырга мөмкин дип әйтүчеләргә ышанмагыз. Аларга ул кирәкми, һәм алар өчен бу кыйммәт тә», - дип ассызыклады Илшат Әминов.
- Стриминг платформасы - видеоны урнаштыра торган программа, аны тамашачыларга җиткерә һәм веб-сайтка турыдан-туры трансляцияләр кертүне гадиләштерә.
«Видеоматериалларны эшләү арзан була алмый, белгечләргә дә аз түләп булмый. Ун ел элек мин татарча социаль челтәр булдырырга тәкъдим иткән идем. Ул чагында кайбер җитәкчеләр миннән көлделәр. Бүген алар монда юк. «Проблема юк, «ВКонтакте»да булсынмы ул, татарча контент булдырачакбыз», - дип җавап бирделәр. Вакыт үтте, әмма берни дә юк. Сез моны үзегез күреп торасыз», - диде Илшат Әминов.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз