news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда «Татар халкының этнографик мозаикасы» фотоконкурсы игълан ителде

Татарстан Мәдәният министрлыгы «Татар халкының этнографик мозаикасы» дигән фотоконкурс игълан итте.

Эшләр 2025 елның 20 июленә кадәр түбәндәге номинацияләр буенча кабул ителә:

- «Үлемсез полк. Татарлар Ватанга хезмәттә» (татар халкының төрле тарихи чорларда — Борынгы Болгар ныгытмаларын саклаучылардан алып Бөек Ватан сугышында катнашучыларга һәм хәзерге хәрби хезмәткәрләргә кадәр күрсәткән батырлыгы истәлеге);

- «Россия төбәкләре һәм чит ил татарлары. Тарихи Ватан, туган халыкның традицияләре һәм гореф-гадәтләре белән элемтә» (Россиянең төрле төбәкләрендә һәм чит илләрдә татар җәмгыятьләре тормышының уникаль аспектлары, башка мәдәни мохит шартларында традицияләрнең, йолаларның, телнең һәм көнкүрешнең саклануын ассызыклап);

– «Мирас бизәкләре: татар осталары сәнгате» (Татарстанның традицион һөнәрләренең матурлыгы һәм тирәнлеге детальләр, орнаментлар, ясау процессы һәм әзер эшләнмәләр аша).

Фотоконкурста 18 яшькә җиткән, анкета-гариза биргән һәм конкурс тематикасы һәм фотоконкурс турындагы нигезләмәдә күрсәтелгән номинацияләр буенча эшләрне билгеләнгән срокларда тапшырган Россия Федерациясе гражданнары катнаша ала.

Фотоконкурс турындагы нигезләмә Татарстан Мәдәният министрлыгының «2025 елда татар халкының этнографик мозаикасы» фотоконкурсы турында»гы боерыгы белән расланды.

Фотоконкурста катнашу шартлары шулай ук ТР Мәдәният министрлыгы сайтында Фестивальләр, конкурслар, грантлар, премияләр бүлегендә «Татар халкының этнографик мозаикасы» фотоконкурс бүлегендә урнаштырылган.

news_right_1
news_right_2
news_bot