news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда татар токымлы атлар үрчетү өчен субсидияләр каралган

2019 елның 1 апреленә республикада татар токымлы атлар саны 400 баштан артык.

Татарстанда татар токымлы атлар үрчетү өчен субсидияләр каралган
архив/Салават Камалетдинов

(Казан, 10 апрель, "Татар-информ"). Республикада татар токымлы атлар үрчетү өчен бюджеттан субсидияләр каралган. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгына ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында хәбәр иттеләр.

Дәүләт ярдәме татар токымлы атлар үрчетү белән шөгыльләнүче авыл хуҗалыгы предприятиеләренә, фермерларга, шәхси эшмәкәрләргә күрсәтеләчәк.

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының Терлекчелек тармакларын үстерү бүлегенең әйдәп баручы киңәшчесе Айрат Хәбибуллин аныклап узганча, хуҗалыкларга һәм ат асраучыларга бу токымнан атлар сатып алу чыгымнарының 60 проценты кайтарылачак. 

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы мәгълүматларына караганда, бүген республиканың ун муниципаль районында татар токымлы атлар бар. Әлки районында алар 218 баш – бүгенге көндә бу хайваннарның иң күп баш саны. Лениногорск районында – 112, Теләче районында – 37, Әлмәт районында – 26, Алексеевскида – 10 ат.

«Агымдагы елның 1 апреленә республикада татар токымлы атлар саны 414 баш тәшкил итә», – дип ачыклык кертте Айрат Хәбибуллин.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100