news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда татар теленнән олимпиада призерлары әзерләгән укытучыларга грантлар бүленә

2023 елның 29 маеннан 16 июньгә кадәр «Татар теле һәм әдәбияты буенча республика олимпиадалары һәм (яки) татар теле һәм әдәбияты буенча халыкара олимпиада призерлары һәм җиңүчеләре әзерләгән өчен татар теле һәм әдәбияты укытучыларына ярдәм» грантын дәгъвалаучылар арасында бәйге оештырыла. Бу хакта Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Ел саен 13кә якын грант бирелә.

Грант бирүнең максаты - татар теле һәм әдәбияты буенча республика олимпиадалары һәм (яки) татар теле һәм әдәбияты буенча халыкара олимпиада призерлары һәм (яки) җиңүчеләре әзерләгән өчен татар теле һәм әдәбияты укытучыларын стимуллаштыру.

29-30 майда түбәндәге электрон адреска конкурс нигезендә сайлап алуда катнашу турында заявкалар кабул ителә: olimp.podderzhka@mail.ru.

Сайлап алу бәйге комиссиясе тарафыннан 31 майдан 8 июньгә кадәр узачак.

Грантка дәгъва кылучылар арасында конкурс нигезендә сайлап алуда җиңүчеләр 2023 елның 16 июненә кадәр ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы боерыгы белән раслана.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100