Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстанда татар теленнән имтихан сайлаган чыгарылыш сыйныф укучылары саны артты
Татарстанда туган татар теле һәм әдәбиятыннан бердәм республика имтиханын сайлаган чыгарылыш сыйныф укучылары саны арткан. Бу хакта ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы башлыгы Илсур Һадиуллин хәбәр итте.
«3 июньдә татар теленнән имтиханны 34 чыгарылыш сыйныф укучысы тапшырырга планлаштыра, бер укучы 9 июньдә татар әдәбиятыннан имтихан бирә», - дип сөйләде мәгариф һәм фән министры.
Һадиуллин билгеләп үткәнчә, татар теленнән имтихан сайлаган унберенче сыйныф укучылары иң күбе Казанда – 22 кеше. Имтиханны шулай ук Түбән Камада, Биектауда өчәр, Кайбыч, Мөслим, Актаныш, Әтнә районнарында, Чистай һәм Бөгелмәдә берәр укучы тапшырачак.
«Татар әдәбиятыннан имтиханны Чаллының 37 номерлы мәктәбендә укучы бер кыз тапшыра», - дип ассызыклады министр.
Узган елда татар теленнән бердәм республика имтиханын сигез чыгарылыш сыйныф укучысы тапшырган.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз