Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстанда татар теленнән имтихан биргән бердәнбер укучыны Марат Әхмәтов кабул итте

Балтач районы Норма мәктәбенең чыгарылыш сыйныф укучысы Әдилә Шәйхетдинова быел республикада татар теленнән имтихан биргән бердәнбер укучы булды. Бүген Әдилә һәм аның укытучысы Энҗе Әсәдуллина белән бергә Марат Әхмәтов янында очрашуда булды. Бу турыда «Хезмәт» сайтында хәбәр ителә.
Татарстан Дәүләт Советы Рәисе урынбасары, Татарстан Президенты карамагындагы телне саклау һәм үстерү комиссиясе рәисе Марат Әхмәтов Әдиләгә һәм аның укытучысы Энҗе ханымга халкыбызның телен саклауга керткән өлешләре өчен үзенең олы рәхмәтен ирештерде. Әдиләнең татар телен чыгарылыш имтиханы итеп сайлавы олы хөрмәткә лаек, милләттәшебезнең бу адымы киләчәктә башкаларга да үрнәк булсын иде, диде Марат Готович.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз