news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда татар теленнән Бердәм дәүләт имтиханын бирүчеләр саны арткан

Татарстанда быел туган (татар) тел буенча Бердәм республика имтиханын унберенче сыйныфта укучы сигез бала тапшыра. Узган елда Бердәм дәүләт имтиханын (БДИ) нибары бер чыгарылыш сыйныф укучысы тапшырды. Бу хакта ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта республиканың мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин хәбәр итте.

«Алар арасында әлегә укырга кая керәчәген уйлап бетермәгән чыгарылыш укучылары бар. Конкурста катнашу өчен берьюлы биш югары уку йортына гариза бирергә мөмкин. Әмма мондый имтиханны сайлаган кешеләр гуманитар юнәлешләр буенча гына бара дип әйтә алмыйм. Кайберәүләр техник белгечлекләр, табиб һөнәрен сайлый», - дип сөйләде ул.

Россиядә 20 мартта бердәм дәүләт имтиханын тапшыруның вакытыннан алда чоры башланды, ул 19 апрельгә кадәр дәвам итә. Төп чор 26 майда башлана һәм 1 июльдә тәмамлана. Рус теленнән һәм математикадан база дәрәҗәсендә имтихан тапшыручылар өчен өстәмә чор 6-19 сентябрьгә билгеләнгән.

Татарстанда БДИны вакытыннан алда бирә торган чорда 14 предметтан 442 укучы тапшыра. Шул исәптән быелгы чыгарылыштан 11 укучы, узган елда мәктәпне тәмамлаган 375 укучы һәм көллияттә укучы 56 студент.

 

«Татар-информ» хәбәр иткәнчә, Татарстанда 9 сыйныф укучылары арасында Төп дәүләт имтиханын тапшыру өчен туган телне сайлаучылар саны ике тапкырга диярлек арткан.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100