news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда татар теленнән һәм предметлар буенча татар телендә имтихан тапшыручылар арткан

Министр татар телендә сораулар әзерләү буенча эш алып барылачагын әйтте.

(Казан, 25 июль, "Татар-информ", Гөлнар Гарифуллина). Татарстанда 9 нчы сыйныфлар арасында татар теленнән имтихан тапшыручылар саны артуга таба бара. Быел 1680 бала татар теле буенча белемен сынаган, узган елда андыйлар саны 1400 кеше булган. Бу хакта бүген Татарстанның Министрлар Кабинетында узган брифингта Татарстан Премьер-министры урынбасары – республиканың мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов билгеләп узды.

Ул туган тел буенча сынау тотучыларның дүрт төркемгә – рус телле, туган телен камил белмәгән татар балалары, чиста татар балалары һәм республикада яшәүче башка милләт балаларына бүленүен әйтте.

"Татар теленнән генә түгел, кайбер фәннәрдән имтиханны татар телендә бирергә теләүчеләр дә артты. Быел шундый 400гә якын укучы булды, узган елда алар 20дән генә артык иде. Безнең дә бу юнәлештә эшләп бетермәгәнлек бар әле. КИМ (контроль материаллар – ТИ искәрмәсе) сорауларын чиста  татар телендә берничә вариантта тулы дәрәҗәдә әзерләп бетереп булмады. Соңгы елларда бу әйбердән кителгән иде  бит. Кире әйләнеп кайту җиңел генә түгел. Ел саен динамика бара, киләсе елда ныклап әзерләнәчәкбез", – дип белдерде министр.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100