Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Татарстанда татар теленең яңа фразеологик сүзлеге төзелә
Узган гасырда Нәкый Исәнбәт төзегән ике томлыктан соң, мондый сүзлек башка эшләнмәгән булган.
(Казан, 19 февраль, «Татар-информ», Рифат Каюмов). Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты татар теленең өч томлык яңа фразеологик сүзлеген төзи.
«Бүгенге көндә без татар теленең фразеологик сүзлеген төзибез. Ул өч томда булыр дип көтелә. Нәкый Исәнбәтнең ике томлыгы чыкканнан соң, мондый сүзлекнең эшләнгәне юк иде», — диде Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының лексикография бүлеге мөдире Ринат Сәфәров «Татар-информ»да узган матбугат конференциясендә.
Сүзлекне төзүче галим басманың якынча өч елдан чыгасын әйтте.
Татарча Википедиядә Нәкый исәнбәтнең Татар теленең фразеологик сүзлеге ике томда 1989, 1990 елларда чыккан дип күрсәтелгән.
XX гасыр урталарында фразеологик сүзлекләр Җәләй Л., Борһанова Н. Б., Мәхмүтова Л. Т. Әхәтов Г. X. кебек авторлар тарафыннан төзелгәне мәгълүм.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз