news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда татар телендә яңа балалар телеканалы барлыкка килергә мөмкин

Экспертлар фикеренчә, республикада яшь тамашачылар өчен сыйфатлы телевизион продукт кирәк.

(Казан, 9 декабрь, «Татар-информ»). Бүген Казан Кремлендә Татарстан Президенты Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров рәислегендә Татарстан Республикасында татар телен үстерү һәм эшләтү мәсьәләләре буенча эшче төркем утырышы булып үтте, дип хәбәр итә Татарстан Республикасы Президенты матбугат хезмәте.

Эшче төркем составына республика дәүләт органнары, югары уку йортлары, иҗтимагый оешма, фәнни һәм эксперт җәмгыять вәкилләре кергән.


Утырышта катнашучылар педагогик вузларда милли мәктәпләр өчен кадрлар әзерләү, мәктәпкәчә белем бирү һәм интернет челтәрендә татар сегментын үстерү мәсьәләләрен карадылар.

Аерым алганда, татар телендә яңа балалар телеканалын булдыру тәкъдиме каралды. Экспертлар фикеренчә, республикада яшь тамашачылар өчен сыйфатлы телевизион продукт кирәк. Биредә күңел ачу тапшырулары белән беррәттән өйрәтү функцияле телетапшырулар булдыру да күздә тотыла.


Татар телендәге яңа балалар телеканалы концепциясен эшләү өчен эшче төркем төзелде. Хәзер төркем алдында яңа телеканалга исем уйлау һәм 0+ категориясе өчен иң яхшы телетапшырулар проектына бәйге оештыру бурычы тора.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100