Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Татарстанда татар телендәге атамаларда хаталарны ачыклау буенча конкурс башлана
Узган ел әлеге конкурста җиңүче 2253 хата тапкан.
(Казан, 1 март, «Татар-информ», Наталья Рыбакова). Татарстанда рәсми атамаларда һәм татар телендә язуларда хаталарны ачыклау буенча конкурс башланды. Ул 1 марттан 1 сентябрьгә кадәр дәвам итәчәк.
«Узган ел „Халык контроле“ мәйданчыгында Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты белән татар телендәге атамаларда һәм язмаларда, торак йортлардагы урам исемнәре, мәгълүмат такталарында һәм юл күрсәткечләрендәге хаталарны ачыклау буенча конкурс үткәрдек. Конкурс җиңүчесе системага 2253 хәбәр җибәргән, ул шулкадәр хата тапкан. Әлбәттә, алар барысы да төзәтелде», — диде Татарстан Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Сәрия Сабурская.
Сабурская шулай ук конкурс шартларында үзгәрешләр турында сөйләде. Конкурста Татарстан дәүләт хезмәтләре порталында теркәлгән һәм Бердәм идентификация һәм аутентификация системасында (ЕСИА) авторизация узган, шулай ук Татарстанның «Халык контроле» дәүләт мәгълүмат системасына хәбәр җибәргән гражданнар катнаша алачак.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз