news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда татар телен үстерә торган IT проектлар өчен «Татар.Бу» хакатоны оештырыла

Татарстанда профессор Р.Г. Бохараев исемендәге «Татар.Бу» хакатонында катнашучыларны теркәү башланды. Конкурс татар телен һәм мәдәниятен популярлаштырырга ярдәм итәчәк IT-проектлар эшләүгә багышланган. Конкурсның гомуми приз фонды 600 мең сум тәшкил итә. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Хакатонда 7–11 сыйныф укучыларын, көллият студентларын, шулай ук югары уку йортларының беренче-бишенче курс студентларын катнашырга чакыралар. Катнашучылар үз идеяләрен эшли торган прототип рәвешендә күрсәтәчәкләр һәм IT-чишелешләр буенча гамәли тәҗрибә алачаклар.

Җиңүчеләр Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең Гамәли семиотика институтында стажировка уза алачак.

Гаризалар кабул итү 7 сентябрьгә кадәр дәвам итәчәк. Шуннан соң катнашучылар сайлап алу этабын (11 сентябрьгә кадәр) узарга тиеш булачаклар, ә аннары 18 сентябрьдән 30 сентябрьгә кадәр хакатон узачак, һәм 29-31 октябрьдә катнашучыларны Kazan Digital Week – 2026 кысаларында конкурс финалы көтә.

Җиңүчеләрнең проектларын Kazan Digital Week – 2026 халыкара форумы стартаплар аллеясында тәкъдим итәчәкләр. Бу катнашучыларга үз проектларын киң профессиональ аудиториягә күрсәтергә мөмкинлек бирәчәк.

news_right_1
news_right_2
news_bot