Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Татарстанда татар телен укыту-укытмау мәсьәләсе булырга тиеш түгел – Ләйсән Мәхмүтова
Татарстанның атказанган артисты ана телен һәм яшәгән җирлектәге халыкның телен белү - һәркемнең гражданлык бурычы, дип атады.
(Казан, 17 май, “Татар-информ”, Лилия Гаделшина). Мәктәпләрдә ана телен уку-укыту проблемасы Татарстанда, гомумән, булырга тиеш түгел. Бу хакта “Татар-информ”га Татарстанның атказанган артисты, “Зө-Ләй-Лә” төркеме солисты Ләйсән Мәхмүтова белдерде.
“Татарстан бүген бөтен дөнья буенча сибелеп яшәүче татарларның рухи мәркәзе булып тора. Россия төбәкләрендә, чит илләрдә яшәүче татарлар белән еш очрашабыз, концертларда чыгыш ясыйбыз, милләттәшләребезнең чит мохиттә дә ничек тырышып ана телен, традицияләрне сакларга тырышуын үз күзләребез белән күреп торабыз”, – ди җырчы.
"Казан" милли-мәдәни үзәге карамагындагы шәһәр филармониясе солистлары буларак, "Зө-Ләй-Лә" төркеме кызлары Татарстаннан читтә Бөтендөнья татар конгрессы оештырган чараларда еш чыгыш ясый.
Татарстан мәктәпләрендә татар телен укыту мәсьәләсе кискен борылыш алуын Ләйсән Мәхмүтова укыту программасының катлаулыгыннан күрә.
“Укытучылар да программаның катлаулы булуын әйтеп тора. Әмма мәктәпләрдә татар теле дәресләре булырга, балаларыбыз ана телен укып, белеп үсәргә тиеш. Укыту программасын җайлы, балага тел үзенчәлекләрен үзләштерергә уңайлы итеп төзергә кирәк. Һәм иң мөһиме – ул Татарстанда яшәүче башка милләт вәкилләренә дә татар телен өйрәтерлек булсын. Укыргамы-укымаскамы, ягъни сайлау мөмкинлеген бирү дигәндә, мәсәлән, кайбер укучылар төгәл фәннәрне тирәнтен өйрәнгән кебек, бу очракта да телне тирәнтен өйрәнергә теләүчеләр өчен аерым мөмкинлек тудыру турында сүз барырга тиеш”, – дип фикерләрен җиткерде Татарстанның атказанган артисты.
Аның сүзләренчә, баланың язмышына гаиләдәге тәрбия зур йогынты ясый. “Җәмгыятьтә ана теленә, телләр өйрәнүгә мөнәсәбәт ата-аналардан да тора. Аңларга кирәк: белем туплау, телләр белү – зур байлык ул. Яшәгән җирлектәге халыкның телен белү һәм, әлбәттә, үз ана телеңне белү – һәркемнең гражданлык бурычы. Безнең татар телен белсәң бик файдалы: татарлар, төрекләр һәм башка төрки милләтләр белән бик җиңел аңлашып була бит”, – диде җырчы.
Ләйсән Мәхмүтова чын күңелдән милли телләрнең киләчәге өчен борчылуын әйтә. “Бигрәк тә шәһәрләрдә татарлар ана телен югалта бара. Кайбер төбәкләрдә татар җәмгыятьләре укыту курслары оештырырга омтыла, алар татар теле укытучысын алиһә кебек күрә. Әмма вазгыять бик катлаулы. Телсез буынга киләчәктә татар җырлары ана теле чыганагы булып калырга мөмкин. Бүгенге татар җырларына карата тәнкыйть сүзләре күп әйтелә, моңлы түгел, диләр. Аның каравы, халык җырларны яратып тыңлый, өйрәнә-ятлый, кушылып җырлый икән, моның әһәмияте бик зур. Һәр төбәккә татар театрлары гастрольләр белән килеп тә җитмәскә мөмкин, ә татар җырлары кайда да барып ирешә. Татарлар җыр сәнгате аша үз милли мәдәниятен, гореф-гадәтләрен һәм телен саклый ала”, – диде танылган артистка.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз