news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда татар теле яңа буын дәреслекләр белән укытылачак

Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы быел татар теле һәм әдәбияты буенча яңа уку әсбаплары эшләргә тиеш.

Татарстанда татар теле яңа буын дәреслекләр белән укытылачак
Рамиль Гали

(Казан, 24 гыйнвар, “Татар-информ”). Татарстанда татар теле һәм әдәбияты яңа буын дәреслекләр буенча укытылачак. Бу хакта Татарстан Президенты Юлламасын тормышка ашыру буенча республика хөкүмәте комплекслы планында күрсәтелгән.

Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы быел татар теле һәм әдәбияты буенча яңа уку әсбаплары эшләргә тиеш. Шулай итеп, 2018 елда Татарстанда татар теле һәм әдәбияты укытучыларының методик сертификация проекты гамәлгә керә.

Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы быел I кварталда “Иң яхшы татар теле һәм әдәбияты укытучысы” Бөтенроссия бәйгесен уздыра.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot