news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда татар теле дәресләре бирә торган мәчетләр саны артачак

Һәр кешенең бушлай татар телен өйрәнү мөмкинлеге булсын өчен тырышачакбыз, диде Камил хәзрәт Сәмигуллин.

(Казан, 30 май, "Татар-информ"). Татарстанда татар теле дәресләре бирә торган мәчетләр саны быел артачак. Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин журналистлар өчен оештырылган ифтарда шулай дип белдерде. 
 
"Һәр кешенең бушлай татар телен өйрәнү мөмкинлеге булсын өчен тырышачакбыз. Мохит тудыру бик мөһим. Мисалга Мәрҗәнине генә алыйк. Ул яшәгән чорда галимнәр рус телен белергә тиеш була. Әмма әгәр дә элмә такталар рус телендә генә язылган икән, Мәрҗәнинең ачуы чыккан. Әгәр дәүләт тарафыннан тыелмый икән, нигә татарча да язмыйсыз дип сорый торган булган", - дип мисал китерде мөфти. 
 
Камил хәзрәт, татарлар бердәм булулары һәм ислам хисабына гына сакланып калган, дигән фикерен дә әйтте.  
 

news_right_1
news_right_2
news_bot