news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда «Taтaр сүзе» конкурсына гаризалар кабул ителә башлады

«Татар сүзе» нәфис сүз конкурсын оештыручылар катнашырга теләүчеләрдән гаризалар кабул итә башлады. Бәйгенең премиаль фонды 1,5 млн сум тәшкил итә,

Быел «Taтaр сүзе» 7 яшькә кадәр, 8 яшьтән 13 яшькә кадәр, 14 яшьтән 17 яшькә кадәр, 18 яшьтән өлкәнрәкләр категорияләре буенча уздырыла. Шулай ук профессионаллар һәм иҗади гаиләләр дә катнаша ала. Чыгышлар проза, шигърият һәм махсус номинация буенча бәяләнә.

Быел «Туган тел» махсус номинациясе була, анда чуваш, мари, мордва һәм удмурт халыклары вәкилләре катнаша ала.

Конкурс Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы республикада яшәүче халыкларның татар телен һәм туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре буенча комиссия ярдәмендә «Татарстан - Яңа Гасыр» телерадиокомпаниясе тарафыннан үткәрелә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100