Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстанда татар келәмнәрен туку кәсебен торгызу буенча креатив лаборатория уза
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
16 сентябрьдән 30 сентябрьгә кадәр «Таткультресурс үзәге» учреждениесе базасында «Өч татар келәме» креатив лабораториясе уза. Аңа якын чит илләрдән - Кыргызстан һәм Азәрбайҗан республикаларыннан, шулай ук Кырым һәм Башкортстан республикаларыннан осталар чакырылган. Бу хакта Татарстан Мәдәният министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.
Өйрәнү дәресләре Президентның Мәдәни инициативалар фондыннан грант ярдәме алган «Өч татар келәме» креатив лабораториясе» проектын гамәлгә ашыру кысаларында үткәрелә. Уникаль проект Татарстан Мәдәният министрлыгы, Татарстан Фәннәр академиясе, «Таткультресурсцентр» һәм Татарстанның «Киез нур» төбәк иҗтимагый оешмасының уртак эше нәтиҗәсендә барлыкка килде.
Проект «Өч татар келәме» креатив лабораториясе эшчәнлеге нәтиҗәсендә йон, тукыма һәм киез келәм ясауның уникаль технологияләрен һәм принципларын саклап калуга, торгызуга һәм заманча форматка үзгәртүгә юнәлдерелгән. Шулай ук, ул профессиональ осталарның квалификациясен күтәрүне, шулай ук балаларны, яшьләрне, урта һәм өлкән яшьтәге кешеләрнең ялын оештыру һәм өйрәтү юлы белән Татарстан халкы арасында татар келәмен ясауны популярлаштыруны үз эченә ала.
Проектның уникальлеге Татарстан Республикасы территориясендә бетеп барган келәм туку кәсебен яңадан торгызу. Анда милли колорит һәм традицион келәмнәр туку технологияләрен заманча үзгәртеп кору керә.
Осталарның йомгаклау эшләреннән күргәзмә һәм «60 татар келәме» каталогын чыгару проектның нәтиҗәсе булачак, диелгән хәбәрдә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз