news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда татар һәм рус исемнәренең мәгънә сүзлекләрен төзиләр

Татарстанда ЗАГСларда куллану өчен татар һәм рус исемнәренең мәгънә сүзлекләрен төзергә планлаштыралар. Бу хакта «Татар-информ»га республика Министрлар Кабинетының ЗАГС идарәсендә сөйләделәр.

«Бүгенгә Гражданлык хәле актларын теркәү бердәм дәүләт реестрында биш мең уникаль исемнән торган белешмәлек бар, анда шулай ук милли үзенчәлекләр дә исәпкә алына. ЗАГС Идарәсе сайтында шәхси исемнәр, әти исемнәре һәм фамилияләрнең татар-рус сүзлеге бар, аны Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты әзерләде. Узган киңәшмәдә аларны яңарту һәм өстәмәләр турында да фикерләштек», – дип сөйләделәр ведомствода.

ЗАГС Идарәсе җитәкчесе Эльвира Әхмәтова сүзләренчә, исем – ата-ананың баласына биргән һәм аны гомер буе озата барган иң беренче һәм иң төп бүләк. Нәкъ менә шуңа күрә, исем сайлауны яратып, хөрмәт һәм җаваплылык белән эшләргә кирәк, диде ул.

«Безне тагын да күбрәк гаиләләрнең үз балаларына исем сайлауга аңлы рәвештә һәм җитди каравы шатландыра. Чөнки күп кенә мәдәниятләрдә исем кешенең холкына, тормыш юлына һәм язмышына йогынты ясый ала дигән изге ышаныч бар. Ата-аналар сайлаганда баланың исеме ничек яңгыраячагын алдан кайгыртырга тиеш, чөнки ул үскә, укырга китә, карьера төзиячәк. Без ата-аналарның исем сайлау мөмкинлеге һәм чыганаклары булуын телибез. Шулай итеп, туу турындагы таныклыкны алганда, ата-аналар исемнәрне мәгънәләре буенча сайлый һәм гаризаларны дөрес язу формасында, шул исәптән татар телендә дә тутыра алачак», – диде Әхмәтова.

Ведомствода әйтүләренчә, алга таба Тел, әдәбият һәм сәнгать институты, КФУ галимнәре һәм Татарстан китап нәшрияты белән очрашу булачак.

«Булган исемнәр сүзлегенә актуаль үзгәрешләр һәм өстәмәләр кертергә, әти-әниләргә уңайлы булсын өчен аларның кесә һәм электрон вариантларын ясарга планлаштырабыз», – диделәр ЗАГС идарәсендә.

news_right_1
news_right_2
news_bot