news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда .tatar домен зонасында 100 яңа сайт өчен бушлай теркәлү игълан ителде

Теркәлү өчен гаризалар 2019 елның 31 мартына кадәр кабул ителә.

(Казан, 17 гыйнвар, «Татар-информ»). Татарстан Республикасы Төбәк домены Координация үзәге аккредитацияләнгән регистратор белән берлектә, әгәр алар татар телендәге контент тәкъдим итсә һәм сатулар белән шөгыльләнмәсә, .tatar домен зонасында 100 яңа сайтны бушлай теркәргә әзер. Бу хакта Татарстан Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.

«.tatar зонасындагы интернет-ресурс – Татарстан Республикасында яшәүчеләр, юридик затлар һәм коммерцияле булмаган оешмалар өчен мөһим элемент. .tatar зонасында бушлай теркәлү өчен гаризалар 2019 елның 31 мартына кадәр кабул ителә», - диелә матбугат хезмәте хәбәрендә.

Министрлыкта искәртүләренчә, татар телендәге контент тәкъдим итә торган, шулай ук товар сату һәм хезмәт күрсәтү белән шөгыльләнми торган тәүге 100 оешма сайтларын бушлай теркәү хокукына ия булачак. Интернет-ресурс доменны теркәгән һәм хостингны алган вакыттан алып 3 айдан да соңга калмыйча эшли башларга тиеш.

  • Хәзерге вакытта .tatar зонасында Халыкара, Россия һәм республика предприятиеләренең 1 меңнән артык домен атамасы теркәлгән. «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгының татар телендәге версиясе (tatar-inform.tatar) домен атамасын беренчеләрдән булып алды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100