news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда «Татар аты» фестивале узачак

Татарстанда «Татар аты» фестивале узачак
Фото: «Татар аты» фестивален оештыручылар

Татарстанлыларны 24 августта Лениногорск районының Югары Каран авылына чакыралар, анда «Татар аты» фестивале узачак. Чара «Алмакай» ат утары территориясендә үтә, дип хәбәр итә оештыручылар.

Фестиваль программасына татар атларын тамашачыларга күрсәтү, ат чабышлары, «Кок-бору» күрсәтмә уены, «Аударыш», «Тай тулак» уеннары, «Тәңкә алу» һәм «Мәргән укчы» ярышлары кертелгән.

Шулай ук концерт программасы, олылар һәм балалар өчен конкурслар һ.б. каралган.

Фестиваль 11.00 сәгатьтә ачыла, ат чабышлары һәм «Аударыш» уенында катнашучыларны теркәү 7дән 9га кадәр дәвам итә, «Аударыш»ның беренче этабы 9.30 сәгатьтә башлана.

news_right_1
news_right_2
news_bot