news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда «ТАССРның йөз еллыгы»на багышланган дискотекалар уздыру тыелды

«Саннар артыннан кумыйбыз, безгә сыйфат мөһим», — дип белдерде республика Премьер-министры урынбасары Васил Шәйхразиев.

(Казан, 4 февраль, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). Татарстанда «ТАССРның 100 еллыгын бәйрәм итү» хөрмәтенә «Зимушка-зима» күргәзмәсе, дискотекалар, гриппны профилактикалау буенча мәгълүмати әңгәмәләр, «Татьянаны искә алу» («Именины Татьяны») ял кичәләре һәм «Терроризм — курку территориясе» тематик әңгәмәләре уздыруны тыйдылар. Бу хакта Хөкүмәт Йортында ТАССР төзелүнең 100 еллыгын бәйрәм итүгә әзерлек һәм аны уздыру буенча киңәшмәдә Спорт һәм социаль проектлар дирекциясе генераль директоры урынбасары Гадел Садриев хәбәр итте.

«Чараларның тискәре мисаллары да булды. Аларны хисапларга кертмәсеннәр иде, мәсәлән, „ТАССРның 100 еллыгы“ уңаеннан күңелле уеннар һәм шуулар, гриппны профилактикалау буенча мәгълүмати әңгәмәләр, „Зимушка-зима“ яңа ел әкияте күргәзмәсе, „Татьянаны искә алу“ (Именины Татьяны) ял кичәсе, „Терроризм — курку территориясе“ тематик әңгәмәләре һәм төрле дискотекалар. Мондый чараларны йөзъеллык хөрмәтенә уздыру бик үк дөрес түгел», — диде ул.

Уңай мисаллар арасында спикер биш муниципаль районда оештырылган чараларны билгеләп үтте. Аның сүзләренчә, Азнакай, Мөслим, Сарман, Кама Тамагы районнары һәм Чаллы шәһәрендә ТАССР оешуга багышланган тантаналар узган.

«Чаралар район башлыклары катнашында үтте, истәлекле билгеләр дә тапшырылды», — дип әйтте генераль директор урынбасары. Шулай ук Әгерҗе районы да уңай үрнәк күрсәткән. Биредә ТАССР тарихына лекцияләр, презентацияләр һәм концерт программалары узган.

«Саннар артыннан кумыйбыз, безгә сыйфат мөһим. Бу — профессиональ яктан да матур түгел. Әйдәгез, көлдермик әле. Конкурслар үткәрегез, бер сүзем юк. Әмма аларны „ТАССРның 100 еллыгы“на бәйләмәгез, безгә андый хисап җибәрмәгез», — дип әйтте республика Премьер-министры урынбасары Васил Шәйхразиев.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100