news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда ТАССР оешуның 90 еллыгын бәйрәм итүгә әзерлек эшләре башланды

Кичә ТР Дәүләт Советында юбилей чаралары планы хакында фикер алыштылар

(Казан, 8 октябрь, “Татар–информ”). Татарстанда ТАССР оешуның 90 еллыгын бәйрәм итүгә әзерлек эшләре башланды. Кичә ТР Дәүләт Советында махсус төзелгән оештыру комитеты әгъзалары (аны Татарстан парламенты башлыгы Фәрит Мөхәммәтшин җитәкләде) юбилей чаралары планы хакында фикер алыштылар.
Утырышны ачып, Дәүләт Советы Рәисе ТАССР оешуның 90 еллыгы 2010 елның май аенда билгеләп үтеләчәген искәртте. Тиешле Указга Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев кул куйган. “Безнең алда шактый зур күләмдә эш башкару бурычы тора”, – диде Фәрит Мөхәммәтшин. Аның сүзләренә караганда, янга калдыру шартларында республика бюджетының мөмкинлекләрен исәпкә алып финанс чыгымнарын билгеләргә кирәк.
“Бүгенге көндә Татарстан Россия Федерациясенең иң зур үсеш кичерүче субъектларыннан берсе. ТАССРның 90 еллыгын бәйрәм итү турында карар кабул иткәндә, без: “Кем үз тарихын белми һәм хөрмәт итми, шул үзенең киләчәген дә ачык күзалламый”, дигән принциптан чыгып эш иттек”, – дип ассызыклады ул.
ТР Дәүләт Советының 27 майда Татарстан Президенты катнашында узачак тантаналы утырышы бәйрәмнең төп чарасы булачак. Нәкъ менә шул көнне моннан 90 ел элек ТАССР оешу турындагы Декрет имзалана. Утырышта катнашучылар алдында төп доклад белән республика парламенты башлыгы чыгыш ясаячак. Тантаналы утырышка ТР Милли архивы, республика тарихи–сәяси һәм аудиовизуаль документлар архивлары, ТР Милли музеенда сакланучы фотосурәт һәм документлардан күргәзмә оештыру планлаштырылган.
Татарстан Фәннәр академиясе һәм Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитетына “Татарстан Республикасы дәүләтчелеге: тарих һәм хәзерге заман” дигән фәнни–гамәли конференциягә әзерлек эшләрен башлау бурычы йөкләнгән.
Оештыру комитеты юбилей уңаеннан түбәндәге эшләрне планлаштыра: “ТАССР оешуның 90 еллыгы” истәлек билгесен гамәлгә кую, элеккеге Кызыл армиячеләр сарае бинасында (бүгенге К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры) ТАССР Советлары Оештыру съезды хөрмәтенә истәлек билгесе урнаштыру, музей һәм китапханәләрдә тематик күргәзмәләр оештыру, ТАССР тарихы белән бәйләнеше булган һәйкәлләр һәм истәлекле урыннарны тәртипкә китерү, журналистлар арасында конкурс үткәрү, басма продукция чыгару һәм башкалар. Юбилей тантаналарына әзерлек эшләренә республикада эшләүче төрле милли–мәдәни мохтарият вәкилләре дә җәлеп ителәчәк.
Утырышта шулай ук ТР Премьер–министрының беренче урынбасары Равил Моратов, ТР Дәүләт Советы депутатлары, республика министрлык һәм ведомство башлыклары, ТР Президенты, Дәүләт Советы һәм Министрлар Кабинеты аппаратлары хезмәткәрләре, Казан шәһәре муниципаль берәмлеге, Татарстанның фәнни җәмәгатьчелек вәкилләре катнашты, дип хәбәр итә ТР Дәүләт Советының матбугат хезмәте.




autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100