news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда соңгы елда ташламалы ипотекага ихтыяҗ 2,7 процентка арткан

Татарстанда соңгы елда ташламалы ипотекага ихтыяҗ 2,7 процентка арткан
Фото: © "Татар-информ", Рамил Гали

Татарстанда 2024 елның 1 кварталы йомгаклары буенча 8 процентлы ташламалы ипотекага 12 831 гариза бирелгән. Бу 2023 елның беренче өч ае белән чагыштырганда 2,7 процентка күбрәк, дип яза РБК.

Шул ук вакытта әлеге төр кредитлауга ихтыяҗ иң күбе Ленинград өлкәсендә арткан – 146,4 процентка. 2023 елның беренче кварталында анда 3 525 гариза бирелгән булса, 2024 ел башында – 8 687 гариза.

Шулай ук Новосибирск өлкәсендә ихтыяҗ (+29,8 процент яки 7 348дән 9657 гаризага кадәр), Мәскәү өлкәсендә (+20,6 процент яки 20 595тән 24 831 гаризага кадәр) арткан. Башкортстан Республикасында ихтыяҗ 15,1 процентка (12 071 гаризага кадәр), Төмән өлкәсендә 14,3 процентка (15 564 гаризага кадәр), ә Свердловск өлкәсендә 12,6 процентка (12 279 гаризага кадәр) арта.

Үз чиратында, ихтыяҗның кимүе Санкт-Петербургта (-38,3 процент), Мәскәүдә (-32,3 процент) һәм Калининград өлкәсендә (-9,9 процент) теркәлгән.

Гомумән Россиядә 2024 елның 1 кварталы нәтиҗәләре буенча ташламалы ипотекага ихтыяҗ 0,9 процентка арткан яки 309 247 гаризага кадәр җиткән. Чагыштыру өчен: 2023 елның шул ук чорында 306 373 гариза бирелгән булган.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100