Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстанда ташландык йортта янгын чыгып, бер кеше үлгән
Кичә иртән-иртүк Келәнче авылында бер катлы кирпеч йорт яна башлаган
(Казан, 4 октябрь, "Татар-информ"). Югары Ослан районында ташландык йортта янгын чыгып, бер ир-ат һәлак булган. Бу турыда Татарстан буенча Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итте.
Кичә иртән-иртүк Келәнче авылында бер катлы кирпеч йорт яна башлаган. Янгын 24 квадрат метр мәйданны биләп алган.
Янгын сүндерүчеләр килгәнче үк, шаһитлар бу йортта 40 яшьлек ир-ат мәетен тапкан.
Якынча мәгълүматлар буенча, янгын тәмәке төпчегеннән чыккан булуы ихтимал.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз