Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстанда ташламалы транспорт карталары гамәлдә булу-булмавын ачыклаучы сервис эшли
«Карта блокировкаланган» хәбәре чыкса, ә пассажирның QR-коды бар икән, аңа 8 (919) 693-05-43 телефоны буенча Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының кайнар линиясенә мөрәҗәгать итәргә кирәк.
(Казан, 25 ноябрь, «Татар-информ»). Татарстанда ташламалы транспорт карталарын блокировкалау һәм блокировкадан азат итү буенча сервис эшли башлады. Ул social-card.ru сайтында эшли, дип хәбәр итә ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы матбугат хезмәте.
«Ташламалы транспорт картасы белән йөри торган 60 яшьтән өлкәнрәк пассажирларга мәгълүматны сайтта тикшерергә киңәш ителә», – диделәр министрлыкта.
Сайтның махсус бүлегендә карта номерын кертергә кирәк. Әгәр чикләүләр юк икән, картаның актив булуы турында хәбәр барлыкка киләчәк.
«Карта блокировкаланган» хәбәре чыкса, ә пассажирның QR-коды бар икән, аңа 8 (919) 693-05-43 телефоны буенча Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының кайнар линиясенә мөрәҗәгать итәргә кирәк.
Татарстанда 22 ноябрьдән башлап, вакциналаштыру турында QR-коды булмаган, Covid-19 инфекциясе йоктырып авырмаган яки медицина каршылыгы булмаган 60 яшьтән өлкәнрәк гражданнар өчен ташламалы транспорт кушымтасы булган электрон карталарның гамәлдә булуы туктатылды.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз