news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда ташламалы ипотека программасы буенча 16,5 миллиард сум бирелгән

6,5 ставкалы ташламалы ипотека киләсе елның уртасына кадәр гамәлдә булачак.

Татарстанда ташламалы ипотека программасы буенча 16,5 миллиард сум бирелгән

(Казан, 17 октябрь, «Татар-информ»). Ел башыннан алып Татарстанда 16 млрд 562,97 млн сумлык 6671 ташламалы ипотека кредиты бирелгән. Бу турыда Татарстан Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Соңгы атнада республикада яшәүчеләргә 925 миллион сумлык 345 ипотека кредиты бирелгән», диделәр ведомствода.

Агымдагы елның апрелендә 6,5 процентлы ставка белән ташламалы ипотека программасы эшли башлады. Ул төзелеш базарын стимуллаштыру һәм коронавирус пандемиясе аркасында икътисади кризиста торак алуга ярдәм итү өчен гамәлгә куелган.

Республикада программа буенча алына торган торакның иң югары бәясе 6 миллион сумнан артырга тиеш. 6,5 ставкалы ташламалы ипотека 2021 елның уртасына кадәр гамәлдә булачак.

«Татар-информ» хәбәр иткәнчә, Татарстан ташламалы ипотека бирү буенча Идел буе федераль округы төбәкләре арасында лидерлык итә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100