news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда ташламалы ипотека алу өчен бирелгән заявкаларның 30 проценты кире кагыла

Кредит бирмәүнең иң еш очрый торган сәбәпләре – икенчел базарда торак сатып алу өчен ипотека рәсмиләштерү, кредитның күләме 3 миллион сумнан артып китү, 20 процент күләмендәге беренчел взносны түләүдән баш тарту.

(Казан, 16 май, «Татар-информ», Эвелина Киселёва). Татарстанда банклар 6,5 процентлы ташламалы кредит алу өчен бирелгән заявкаларның 32,2 процентын кире кага. Республика икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов Татарстан Президенты катнашында үткәрелгән видеокиңәшмәдә шул хакта хәбәр итте.

ТР икътисад министры сүзләренчә, банклар 433 клиентка кредит бирүдән баш тарткан, бирелмәгән ипотека кредитларының гомуми күләме 1,1 миллиард сум тәшкил иткән.

Кредит бирмәүнең иң еш очрый торган сәбәпләре – икенчел базарда торак сатып алу өчен ипотека рәсмиләштерү, кредитның күләме 3 миллион сумнан артып китү, 20 процент күләмендәге беренчел взносны түләүдән баш тарту.

«Төзелеш компанияләре белән ипотека программаларының үтемлелеген арттыру юнәлешендә эшләргә, шулай ук күчемсез милеккә бәяләрнең акрын темплар белән үсү мөмкинлеген анализларга кирәк», - диде ТР икътисад министры.

Шунысын да искәртик: ташламалы ипотеканы быелның 17 апреленнән 1 ноябрьгә кадәр килешү төзеп алырга мөмкин.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100