Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстанда тарихи блогерлар халыкара конкурсы башланды
Татарстанда «Тарихи блогер» тарихи блогерлар халыкара конкурсы старт алды. Бәйге татар халкының, Татарстанның һәм татарлар яшәгән төбәкләрнең тарихына игътибар җәлеп итү максаты белән оештырылган. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә «Миллиард.Татар» интернет-басмасының баш мөхәррире Арслан Минвәлиев хәбәр итте.
Спикер сүзләренчә, конкурсның идеясе тарихи контентка кызыксыну арту сәбәпле барлыкка килгән.
«Без бүгенге көндә Татарстан һәм татар халкы тарихы белән бәйле контент популярлашуын күрәбез. Бу темага багышланган контентны арттырырга һәм республиканың, Татарстан халыкларының һәм татар милләтенең тарихы турында күбрәк сөйләргә телибез», — диде Минвәлиев.
Фото: © Солтан Исхаков, «Татар-информ»
Конкурсны «Татмедиа» АҖ ярдәме белән «Миллиард.Татар» интернет-порталы редакциясе һәм Татарстан Республикасы Милли музее оештыра. Проектның партнеры — Ш.Мәрҗани исемендәге Тарих институты.
Конкурс 24 июньнән 24 июльгә кадәр узачак. Анда Россиядә һәм башка илләрдә яшәүче 14 яшьтән 99 яшькә кадәрге кешеләр катнаша ала.
Хәзерге вакытта конкурсның приз фонды 30 мең сум тәшкил итә, ләкин оештыручылар аны партнерлар һәм спонсорлар хисабына арттырырга өметләнә.
Эшләр рус һәм татар телләрендә кабул ителә. Җиңүчеләр 1 августта игълан ителәчәк.
Гаризалар 2026 елның 24 июленә кадәр кабул ителә. Видеоларны tarihibloger@mail.ru электрон почтасына җибәрергә, анкетаны онлайн-форма аша тутырырга кирәк. Конкурс нигезләмәсе белән сылтама аша танышырга мөмкин.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз