Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Татарстанда тарих, информатика һәм инглиз теленнән БДИ тапшырырга теләүчеләр арткан
Илсур Һадиуллин быел имтиханнарны 17 420 кеше тапшырачагын әйтте, шуларның 16 163 - быелгы чыгарылыш укучылары.
Татарстанда быел тарих, информатика һәм инглиз теленнән Бердәм дәүләт имтиханы тапшырырга теләүче укучылар саны арткан. Информатикадан 2814 кеше, инглиз теленнән 2152 кеше, тарихтан 1799 кеше имтиханда белемнәрен сынап карарга тели.
Бу хакта ТР мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин хәбәр итте.
Аның сүзләренчә, укучылар сайлаган предметлар арасында иң күбе җәмгыять белеменә карый – аны 6204 кеше тапшырырга ниятли. Иң аз күрсәткеч – француз теленнән БДИ га туры килә – имтихан тапшырырга 15 кеше теләк белдергән. «Кытай һәм испан телләре буенча имтиханнарга быел бер укучы да язылмаган», - диде министр.
Илсур Һадиуллин быел имтиханнарны 17 420 кеше тапшырачагын әйтте, шуларның 16 163 – быелгы чыгарылыш укучылары.
Тугызынчы сыйныфны тәмамлаучыларга килгәндә, быел төп дәүләт имтиханнарын 37 260 кеше тапшырачак, шул исәптән сәламәтлек мөмкинлекләре чикле 881 укучы. Сайлап алынган предметлар арасында өстенлек – информатикада (56,3 процент), географиядән 43,2 процент, җәмгыять белеменнән 42,9 процент укучы имтихан тапшырырга тели.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз