news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда таныклыгы булмаган йөртүче идарәсендәге машина юл кырыена төшеп киткән

Чаллы- Круглое Поле юлында 18 яшьлек егет «Лада Гранта» руле артына утырган, тизлеген арттырган һәм юл кырыена төшеп киткән. Аның машина йөртү таныклыгы булмаган. Бу хакта «Татар-информ»ның Чаллы шәһәрендәге үзхәбәрчесе Валентин Кулагин хәбәр итте.

Ачыкланганча, яшүсмер тизлеген арттырган һәм машина белән идарә итә алмаган, шулай итеп юл кырыена төшеп киткән. Шуннан соң машина әйләнеп капланган.

Һәлакәттән соң «Лада» автомобилен йөртүчене Чаллы хастаханәсенә китергәннәр, аның күзенә зыян килгән. Тагын ике кешене хастаханәгә китергәннәр, алар төрле дәрәҗәге имгәнүләр алган. 52 яшьлек пассажир комада, аны шулай ук Чаллы Ашыгыч медицина ярдәме хастаханәсенә китергәннәр.

Агентлык хәбәрчесе сүзләренчә, юл-транспорт һәлакәтендә зыян күрүчеләрнең берсе дә иминлек каешын эләктермәгән булган.

news_right_1
news_right_2
news_bot