Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Татарстанда талпаннарның алданрак уянуы күзәтелә
«Йокыдан уянган бөҗәкләр әле безгә зарар китерә алмый. Алар бик аз хәрәкәтчән, әле кешеләр дә урманга бик аз йөри», - диде КФУ профессоры.
(Казан, 23 март, «Татар-информ», Наталья Рыбакова). Кышын аномаль җылы һәм кар аз булу, шулай ук яз иртә килү сәбәпле, Казанда яшәүче кайбер кешеләр быел талпаннарның иртә уянуын күреп алган. Бүген «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә биоэкология, гигиена һәм җәмәгатьчелек сәламәтлеге кафедрасы мөдире профессор, биология фәннәре докторы Илгизәр Рәхимов вакытыннан алда уянган талпаннарның кешеләр өчен куркыныч булу-булмавы турында сөйләде.
«Чыннан да, талпаннарның иртә уянуы турында хәбәрләр бар, әлегә бөҗәкләр алай хәрәкәтчән түгел. Талпанга кешенең тәненә эләгү өчен кайдадыр ботак яки яфрак очында ныгып урнашырга кирәк, ләкин ул әлегә моны эшли алмый. Йокыдан уянган бөҗәкләр әле безгә зарар китерә алмый. Алар бик аз хәрәкәтчән, әле кешеләр дә урманга бик аз йөри», - диде спикер.
Матбугат конференциясендә катнашучылар Татарстанда узган кышның аномаль җылы булуы сәбәпле, «алсу», «чия», «гадәти булмаган» һәм «еврокыш» дип әйтүләрен искәртте. Март тәмамланырга өлгермәде, ә ай инде җиде җылы температура рекорды куйды.
Казанда беренче тапкыр быел 11 мартка кар эреп бетте. Моңа кадәр рекорд булып 1951 ел саналган, ул вакытта кар 26 мартта эреп беткән. Быел кар ике атнага иртәрәк эреп беткән булып чыга.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз