news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда талпаннар активлашкан, зыян күрүчеләр бар

Республикада сентябрь аенда 1057 кешене талпан тешләгән, Казанда бу күрсәткеч 677не тәшкил итә.

(Казан, 13 октябрь, “Татар-информ”, Лилия Локманова). Россиянең Алтай краенда талпаннарның көзге “күтәрелеш”е башланган. Соңгы атналарда гына да биредә 100 дән артык кешене талпан тешләгән, талпан энцифалиты йоктыруның 26 очрагы теркәлгән.

Россия Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәтнең Татарстан Республикасы буенча идарәсенең территорияне санитар яктан саклау бүлеге җитәкчесе урынбасары Анна Алешина сүзләренчә, талпаннар әле алдагы 1-2 атна дәвамында активлык күрсәтәчәк. “Талманнар май һәм июнь башында, шулай ук сентябрь-октябрь айларында бик актив була. Күбесе, билгеле инде, урманда “утырырга” мөмкин. Казан тирәсендә дә талпаннардан зыян күрүчеләр бар”, - диде Анна Алешина “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгына.

Сентябрь аенда Татарсанда талпан тешләүнең 1057 очрагы теркәлгән. Казанда бу күрсәткеч 677не тәшкил итә. Алар арасында инфекция йоктыручылар юк, дип белдерде белгеч.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100