news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда талпан кадалу очраклары иң күп теркәлгән районнар билгеле

Татарстанда 31 июльгә талпан кадалуның 8 926 очрагы теркәлгән, дип хәбәр итә Кулланучыларның хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең (Роспотребнадзорның) ТР буенча идарәсе матбугат хезмәте.

Иң күп очраклар Казанда (3259), Чаллыда (863) һәм Түбән Камада (575) теркәлгән.

Иксодлы талпан боррелиозының дүрт очрагы һәм талпан энцефалитының бер очрагы теркәлүен дә искәртик, соңгы очрак Башкортстан Республикасында урманда ял иткәндә булган.

Агымдагы елда кешеләрдән алынган барлыгы 4657 талпан тикшерелгән, 814 бөҗәктә (17,5 процент) - иксодлы талпан боррелиозын тудыручы, 36сында (0,7 процент) - кешедәге моноцитар эрлихиоз, 60 талпанда (1,3 процент) кешедәге гранулоцитар анаплазмоз, 36 бөҗәктә (0,8 процент) вируслы талпан энцефалитын тудыручы табылган.

Табигый чыганаклардан 169 урман бете тикшерелгән, талпан инфекцияләрен барлыкка китерүчеләр ачыкланмаган, дип өстәделәр ведомствода.

news_right_1
news_right_2
news_bot