news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда талпан энцефалитының 80гә якын очрагы теркәлгән

Казанда язгы сезон башыннан 14 талпан энцефалиты теркәлгән, шул исәптән 3 очрак балаларга туры килә

(Казан, 6 май, «Татар-информ»). Татарстанда 30 апрельгә талпан энцефалитының 80гә якын очрагы теркәлгән, аларның 24 очрагы балалар өлешенә туры килә, дип хәбәр итә Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең ТР идарәсе.

Аерым алганда, Казанда язгы сезон башыннан 14 талпан энцефалиты теркәлгән, шул исәптән 3 очрак балаларга туры килә. Түбән Камада - 13, Актанышта - 12, Әлмәттә - 7, Зәйдә - 6, Нурлат һәм Мамадышта - 4әр, Яшел Үзән, Менделеевск һәм Югары Осланда - 2шәр, Алексеевск, Лаеш, Баулы, Ютазы районнарында, Чаллыда 1әр очрак.

Идарә искәрткәнчә, 23 апрельдән республикада талпаннарның активлык чоры башланды, алар талпан вирус энцефалиты һәм талпан боррелиозы авыруларын йөртүчеләр санала.  

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100