news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда талгын җил һәм +5 градуска кадәр җылы булуы көтелә

Татарстанда талгын җил һәм +5 градуска кадәр җылы булуы көтелә
Фото: © "Татар-информ", Михаил Захаров

Бүген, 17 мартта, Татарстанда җылы һава торышы саклана, ул карның акрын гына эрүенә ярдәм итәчәк. Бу хакта ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе хәбәрендә әйтелә.

Республикада алмашынучан болытлы һава торышы саклана, явым-төшем көтелми. Көньяктан искән җилнең тизлеге секундына 5-10 метрдан артмаячак. Юлларда бозлавык барлыкка киләчәк.

Төнге суыклардан соң (төнлә -4..-9 градус, аязган вакытта -14 градуска кадәр салкын булды) көндезге сәгатьләрдә Татарстанда һава температурасы 0..+5 градуска (ТР башкаласында +2..+4 градуска) кадәр күтәрелә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100