news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда такси турындагы канун камилләштерелә

Татарстанда такси турындагы канун камилләштерелә
Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев

Татарстанда такси автомобильләре саны 24,4 мең берәмлектән артып киткән. Хәзерге вакытта транспортның бу төре буенча законнарны камилләштерергә кирәк. Бу хакта ТР Дәүләт Советы утырышында ТР транспорт министры Фәрит Хәнифов хәбәр итте.

«Такси – уңайлы транспорт, әмма закон эшләнеп бетмәгән, без бүген шуның белән шөгыльләнәбез дә», – дип белдерде Хәнифов.

Аның сүзләренә караганда, узган ел гына да министрлыкка пассажир ташучылардан 700 гариза кергән. Шул ук вакытта җәмәгать транспортында да пассажирлар агымы үсүен дәвам итә: ковидка кадәрге 2019 ел белән чагыштырганда автобуслар пассажирларны 25 процентка күбрәк ташыган, ә еллык үсеш якынча 4 процент тәшкил итә. Тариф биш ел эчендә нибары 6,3 процентка арткан.

news_right_1
news_right_2
news_bot