news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда такси һәм каршеринг хезмәтләре буенча кайнар линия эшли башлады

Мөрәҗәгатьләр телефон аша һәм кулланучылар өчен консультация пунктларында кабул ителә.

(Казан, 31 декабрь, «Татар-информ»). Татарстанда такси һәм каршеринг хезмәтләре буенча кайнар линия эшли башлады. Бу хакта Казан мэриясе матбугат хезмәте хәбәр итә.

Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең ТР буенча идарәсе белгечләре республика халкына транспорт хезмәтләре күрсәтү һәм кулланучылар хокукларын яклау кагыйдәләре буенча консультацияләр бирәчәк. Мөрәҗәгатьләр телефон аша һәм кулланучылар өчен консультация пунктларында кабул ителә.

Кайнар линия такси һәм каршеринг хезмәтләреннән файдаланганда хокуклар турындагы мәгълүматның зур ихтыяҗы булу сәбәпле, шулай ук республикага туристлар агымы югары булу сәбәпле ачык.

Халыктан шалтыратулар эш көннәрендә 10.00нан 15.00кә кадәр (төшке аш вакыты 12.00дән 12.45кә кадәр) +7(917) 224-87-94 телефоны аша кабул ителә. Кайнар линия 15 гыйнварга кадәр эшләячәк.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100