news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда такси һәм каршеринг хезмәтләре буенча кайнар линия ачылды

Шалтыратулар эш көннәрендә 8 (917) 224-87-94 телефоны аша 10.00 сәгатьтән 15.00 сәгатькә кадәр кабул ителә.

(Казан, 28 декабрь, «Татар-информ»). Татарстанда такси һәм каршеринг буенча яңадан кайнар линия хезмәте эшли башлады. Шалтыратулар 2020 елның 15 гыйнварына кадәр кабул ителәчәк. Бу хакта Татарстанның Роспотребнадзор идарәсе матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Такси һәм каршеринг хезмәтләреннән файдаланганда гражданнарда хокуклар турында мәгълүматка зур ихтыяҗ һәм Татарстанга туристлар агымы югары булу уңаеннан, Татарстанның Роспотребнадзор идарәсе кабат кайнар линияне ачып җибәрә», — диелә хәбәрдә.

Моңа кадәр консультация 11-25 ноябрь көннәрендә алып барылды. Гражданнар такси һәм каршеринг чараларын кулланганда транспорт хезмәтләре күрсәтү һәм кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә үзләрен кызыксындырган сорауларны бирә ала.

Шалтыратулар эш көннәрендә 10.00 сәгатьтән 15.00 сәгатькә кадәр 8 (917) 224-87-94 телефоны аша кабул ителәчәк. Төшке ял вакыты: 12.00 сәгатьтән 12 сәгать 45 минутка кадәр.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100