news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда такси һәм җиңел автомобиль бәрелешеп, бер кеше зыян күргән

Авария кичә республиканың Тукай районы Әҗмәкәй авылы янында булган.

Татарстанда такси һәм җиңел автомобиль бәрелешеп, бер кеше зыян күргән
Валентин Кулагин

(Казан, 11 гыйнвар, «Татар-информ», Полина Шевчук). Татарстан юлында такси һәм җиңел автомобиль бәрелешү нәтиҗәсендә бер кеше зыян күргән. Бу хакта «Татар-информ»га агентлыкның үз хәбәрчесе авария урыныннан хәбәр итте.

Авария кичә республиканың Тукай районы Әҗмәкәй авылы янында булган. Биредә «Рено» һәм «Хендэ» автомобильләре юлны бүлешә алмаган.

Нәтиҗәдә, Корея автомобиле кюветка төшеп киткән, такси исә юлга аркылы баскан.

«Юл һәлакәтендә „Хендэ“ шоферы төрле тән җәрәхәтләре алган. Аны ашыгыч ярдәм машинасында хастаханәгә озатканнар», - дип белдерде агентлык хәбәрчесе.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100