news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда тагын сигез кеше коронавирус корбаны булган

Республикада 2021 елның 22 ноябренә 1185 үлем очрагы теркәлгән.

(Казан, 22 ноябрь, «Татар-информ»). Соңгы тәүлектә Татарстанда коронавирустан сигез кеше үлгән. Үлем сәбәпләре патологоанатомик экспертиза вакытында билгеләнгән. 

«2021 елның 22 ноябренә 1185 үлем очрагы теркәлгән», - дип хәбәр итә ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте.

Инфекция корбаннары арасында 1939 һәм 1947 елларда туган ике ир-ат, 1934, 1937, 1939, 1959 елларда туган дүрт хатын-кыз, шулай ук 1960 елда туган тагын ике хатын-кыз бар.

 

news_right_1
news_right_2
news_bot